Программа вакытны кызыклы да, файдалы да итеп үткәрүгә, шулай ук төрле фәнни һәм табигый күренешләрнең атамаларын туган телдә өйрәнүгә юнәлтелгән. Программа балалар өчен дә, аларның әти-әниләре өчен дә кызыклы булачак.
Программа махсус лаборатория шартларында уза, алып баручы галим ролендә чыгыш ясый. Чара барышында балаларның һәрберсе экспериментларны үткәрүдә катнаша.